Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Күренекле рәссам Зөфәр Гыймаев Курган зиратына җирләнде
Зөфәр Гыймаев 71 яшендә вафат булды.
(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген «Казан нуры» мәчете ишегалды күренекле татар рәссамы, Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Зөфәр Гыймаевны соңгы юлга озатырга килүчеләр белән тулы иде.
Иҗатташ дуслары, туганнары-якыннары, шәкертләре остаз белән хушлашырга килгән иде. Озатучылар арасында ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, ТР Рәссамнар берлеге рәисе Альберт Шиһабиев, «Мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Лерон, ТР Кинематографистлар берлеге рәисе Илдар Ягъфәров һәм башкалар бар иде.
Озатырга килүчеләр Зөфәр Гыймаевның озак еллар авыру белән көрәшкән көчле шәхес икәнен, соңгы көннәренә кадәр сафта булуын ассызыкладылар.
«Без аның күргәзмәсен оештырып өлгерә алдык — шунысы да юаныч», — диде ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов.
Күренекле рәссам Курган зиратына җирләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз