news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Күренекле рәссам Зөфәр Гыймаев «Казан нуры» мәчетеннән соңгы юлга озатыла

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, күренекле татар рәссамы Зөфәр Гыймаев кичә вафат булган.

Күренекле рәссам Зөфәр Гыймаев «Казан нуры» мәчетеннән соңгы юлга озатыла
ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген җәмәгатьчелек күренекле рәссам Зөфәр Гыймаевны соңгы юлга озата.

«Хушлашу мәрасиме 12.30 сәгатьтә „Казан нуры“ мәчетендә була», дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге. (Иртән хушлашу вакыты 11.30 сәгатькә билгеләнгән иде).

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, күренекле татар рәссамы Зөфәр Гыймаев кичә вафат булган. 

Зөфәр Фоат улы Гыймаев – Татарстан рәссамнар берлегенең һәм 2008 елдан Россия рәссамнар берлеге Татарстан бүлегенең рәисе вазифасында булды. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Бакый Урманче (2003), Тукай (2005) премияләре лауреаты.

1951 елның 9 гыйнваренда Үзбәкстанның Нәмәнгән шәһәрендә туган. 1952 елдан Казанда яши. Казанның сәнгать училищесын, Ленинград сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институтын тәмамлаган.

Татарстанның күренекле мәдәният һәм сәнгать әһелләре портретларын иҗат иткән өчен 2005 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе белән бүләкләнде.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100