Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Күренекле опера җырчысы Усман Әлмиевнең 90 яшьлек юбилеена багышланган чара була
Күренекле опера җырчысы Усман Әлмиевнең 90 яшьлек юбилеена багышланган чара була
(Казан, 25 апрель, «Татар-информ», Рәсилә Кәримова). 1 май көнне Казанның К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында, ТАССРның халык артисты Усман Әлмиевкә 90 яшь тулу уңаеннан, юбилей кичәсе була. Концерт җырчының алдагы еллардагы репертуарына нигезләнеп оештырыла.
Усман Гафият улы Әлмиев 1915 елның 24 апрелендә Яшел Үзән районы Акъегет авылында дөньяга килә. Иртә ятим калган Усман Свияга балалар йортында тәрбияләнә. Кечкенәдән үк җырга-моңга булган мәхәббәте һәм табигатьтән бирелгән таланты аны театр техникумына алып килә. Анда укып йөргән елларда ул Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында иң яхшы актерлардан сәхнә серләрен үзләштерә. Ә югары музыкаль белемне Усман Әлмиев П.И.Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә ала.
1939-1958 елларда У.Әлмиев Татар академия опера һәм балет театрында төп партияләрне башкаручы солист була. 1957 елда Мәскәүдә узган Татар сәнгате һәм әдәбияты декадасында Х.Вәлиуллинның «Самат» һәм Н.Җиһановның «Алтынчәч», «Җәлил» операларында чыгыш ясый. Җырчы солист буларак, озак еллар дәвамында, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә эшләсә дә, еш кына опера театрында куелган татарча спектакльләргә дә чакырыла. 1990 елда бөек композитор С.Сәйдәшевнең 90 еллыгы уңаеннан сәхнәләштерелгән «Наемщик» музыкаль драмасында ул Мулла партиясен башкара.
Усман Әлмиев татар музыка сәнгатенә кабатланмас башкару осталыгы белән кереп калды. Ул гына да түгел, җыр сәнгате үсешендә Н.Җиһановның «Җәлил» операсында Җәлил, Сатпаев һәм Канзафаров образларында, «Намус»ында – Хәйдәр, «Түләк»ендә – Түләк, шулай ук Җ.Фәйзинең «Башмагым» операсында Галимҗан, Х.Вәлиуллинның «Самат» операсында Самат образларын башкарып, бәяләп бетергесез мирас калдырды.
Аралашучан һәм киң күңелле Усман Әлмиев күп кенә танылган шагыйрьләр, композиторлар һәм актерлар белән дустанә мөнәсәбәттә яши. Бүгенге көндә җырчы Казандагы Актерлар йортының Ветераннар шурасы рәисе вазифасын башкара.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз