Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Күренекле нефтьчене искә алу
Күренекле нефтьчене искә алу
(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Дания Моисеева). Казан шәһәре Аксакаллар шурасының соңгы утырышы танылган галим, геология-минерология фәннәре кандидаты, Татарстанда нефть ятмаларын табу һәм аларны үзләштерүчеләрнең берсе Билал Мәгъдасим улы Йосыповның тууына 100 ел тулуга багышланды.
Билал Йосыпов 1904 елның 25 декабрендә туган, 1999 елның 26 февралендә вафат булган. Ул авылдан Казанга килеп, университет тәмамлый. Гарәп һәм латин имлясын да яхшы белә. Күп кенә әдипләр белән тыгыз мөгамәләдә була. Геология фәннәре белгече дәрәҗәсенә күтәрелгән Б.Йосыпов дәһшәтле 1942-1944нче елларда «Татгеолтрест» оешмасын җитәкли.
Ул җитәкчелек иткән елларда Татарстанның беренче нефть ятмасы Шөгер янында табыла һәм шунда ук Клявино тимер юл станциясенә таба нефть үткәргече салына. Аның тәкъдиме буенча Шөгердән шактый читтәрәк бораулый башлаган 3нче номерлы скважина 1948нче елны Көньяк Ромашкино мәйданында гигант нефть ятмаларын ача, анда хәзер һәйкәл тора. Бу илебез өчен искиткеч ачыш була.
Күренекле галим, геология-минерология фәннәре докторы, профессор Б. Йосыпов заманында Һиндстанда ЮНЕСКО киңәшчесе дә булып эшли. Ул үз гомерендә күп кенә галимнәр үстергән, аның шәкертләре бүген дә остазларының эшен дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз