Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Күренекле музыка белгече, педагог Йолдыз Исәнбәт вафат
Йолдыз Исәнбәт – Нәкый Исәнбәтнең кызы. Сәнгать фәннәре кандидаты.
(Казан, 4 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Күренекле музыка белгече, педагог Йолдыз Исәнбәт вафат. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итте.
Йолдыз Исәнбәткә 84 яшь иде.
«Бүген 14.36 сәгатьтә минем яраткан педагогым, Татарстанның алдынгы музыка белгече, РФ һәм ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Йолдыз Нәкый кызы Исәнбәт вафат булды», - дип язды укучылары исеменнән музыка белгече Сиринә Латыйпова.
Йолдыз Исәнбәт — Нәкый Исәнбәтнең кызы. Сәнгать фәннәре кандидаты. Татар музыка мәдәнияте, бигрәк тә татар музыка театры тарихы мәсьәләләренә багышланган хезмәтләр авторы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз