news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Күренекле галим Альта Мәхмүтова вафат

Галимә иртәгә туган авылы Менделеев районы Бәзәкә авылында җирләнә.

Күренекле галим Альта Мәхмүтова вафат
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Танылган тарихчы галим, татар мәгърифәтчесе, мәгариф тарихы белгече Альта Мәхмүтова вафат.

«Альта Хаҗиевна бакыйлыкка күчте», дип хәбәр итә тарих фәннәре кандидаты, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Эльмира Сәлахова.

Альта Хаҗи кызы Мәхмүтовага 83 яшь иде.

Галимә иртәгә туган авылы Менделеев районы Бәзәкә авылында җирләнә.

  • Альта Хаҗи Кызы киң җәмәгатьчелеккә XIX гасыр ахыры һәм XX гасыр башында татар тарихының мөһим һәм катлаулы битләрен яктырткан галим буларак яхшы билгеле. Хезмәтләре революциягә кадәрге татар мәктәпләре, җәдитчелек, хатын-кызлар хәрәкәте, патша хөкүмәтенең милли сәясәте тарихы мәсьәләләренә карый.
  • Альта Мәхмүтова — тугыз китап һәм фәнни җыентыкларда, журналларда басылган күпсанлы мәкаләләр авторы.
news_right_1
news_right_2
news_bot