news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Күренекле драматург Ризван Хәмид соңгы юлга иртәгә Татарстан урамындагы йортыннан озатыла

Күренекле драматург, М.Җәлил исемендәге премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ризван Хәмиднең вафаты бүген иртән билгеле булды.

(Казан, 17 август, «Татар-информ»). Күренекле татар драматургы, М.Җәлил исемендәге премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ризван Хәмид белән хушлашу иртәгә, 18 сентябрьдә, 11сәгать 30 минутта башлана, дип хәбәр итә Татарстан Язучылар берлеге.

Ризван Хәмид белән хушлашу драматург үзе яшәгән йорт янында була. Адресы – Казан шәһәре, Татарстан урамы, 18нче йорт.

Ризван Хәмид Казанның Киндерле зиратына җирләнәчәк.

Искәртеп узабыз. Күренекле татар драматургы, М.Җәлил исемендәге премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Ризван Хәмиднең вафаты бүген иртән билгеле булды. Драматургка 75 яшь. Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов аның авыруын әйтте.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot