news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Күренекле дирижер Ренат Салаватовка – 60 яшь

5 ноябрьдә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры коллективы баш дирижер, Татарстан һәм Казакъстанның халык артисты Ренат Салаватовка 60 яшь тулуны билгеләп үтәчәк

(Казан, 22 октябрь, “Татар-информ”). 5 ноябрьдә Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры коллективы баш дирижер, Татарстан һәм Казакъстанның халык артисты Ренат Салаватовка 60 яшь тулуны билгеләп үтәчәк.
Ренат Салаватов 1969 елда Мәскәү консерваториясе каршындагы музыка мәктәбендә виолончель классын тәмамлый. Аннары Ленинград консерваториясенең симфоник дирижерлык итү факультетында укый. Атаклы музыкант, профессор Людмила Гинзбург җитәкчелегендә Мәскәү консерваториясе каршындагы аспирантурада белем ала. 1974 елда Казакъстанның Дәүләт телерадиосының Камера симфоник оркестры баш дирижеры була. Төрле елларда Ренат Салаватов Абай исемендәге Казакъстан академия опера һәм балет театры баш дирижеры, Казакъстан Республикасының Дәүләт симфоник оркестры баш дирижеры, Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры була. Шулай ук Мария театрында, Бавария дәүләт операсында, Швециянең Патша операсында эшләп ала. Американың Metropolitan Opera, Англиянең Милли операсында, Париждагы Grand Operaсында, Россиянең Зур театрында чыгыш ясый. Заманыбызның күренекле артистлары - Майя Плисецкая, Роберто Аланья һәм башкалар белән дә хезмәттәшлек итә. Бразилия, Төркия, АКШ, Көнбатыш Аурупа илләренә гастрольләргә чыга. 2003 елның сентябреннән – М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры баш дирижеры вазифасын башкара. Опера һәм балет театрының матбугат бүлеге хәбәр иткәнчә, маэстроның юбилеена театр артистлары 2 декабрьдә уйналачак "Мадам Баттерфляй" спектаклен багышлаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100