news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көрәшчеләрнең бер командадан икенчесенә күчеп йөрүләрен хупламыйм – Марат Әхмәтов

Татарстанның көрәш федерациясе президенты республика чемпионатына ни өчен чит төбәк көрәшчеләре кертелмәвенә үз җавабын бирде.

(Казан, 25 ноябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Кичә, 24 ноябрьдә, Казанның “Ак Барс” көрәш сараенда көрәш буенча ир-егетләр арасында Татарстан Республикасы чемпионаты старт алды. Анда быел Татарстан командалары өчен көрәшеп йөргән чит төбәк көрәшчеләрен, аерым алганда – Сергей Павлик (Ульяновск), Муса Галләмов (Мари Эл), Артур Зөлкәрнәев (Башкортстан), Айрат Сәмигуллин (Оренбург) кертелмәде.

“Бер төбәктән икенчесенә күчеп йөри торган егетләр бар. Спорт министрлыгы, танылган тренерлар, ветераннар белән киңәшләшеп, ошбу чемпионатта аларны кертмәскә дигән карарга килдек. Көрәшче үзенең кайсы төбәк патриоты икәнен ачыкларга тиеш. Милли көрәштә каһарман булу гына аз, территориаль ягын да ачыкласыннар иде. Көрәшчеләрнең бер командадан икенчесенә күчеп йөрүләрен хупламыйм”, – диде Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, Татарстанның көрәш федерациясе президенты Марат Әхмәтов.

Ул шулай ук татар көрәшен милләтебезнең җаны, дип тә атады. "Көрәш безнең өчен спорт кына түгел, яшәү рәвешебез дә. Традициябез, гореф-гадәтләребез. Ул – татар милләтенең җаны", – дип бәя бирде милли спорт төренә Марат Әхмәтов.

Исегезгә төшерәбез, Казанда кичә башланып киткән чемпионатта 381 көрәшче бил алыша. Җиңүчеләр бүген ачыклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100