Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Көрәшчеләр яхшы нәтиҗәләргә ирешә башалагач кына көрәш мәктәбен яптылар – Илдус Гарипов
Марий Элның көрәш тренеры, остазларның кыскартылуы – тез астына сугу белән бер булды, ди.
(Кунгур, 11 ноябрь, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Мари Эл көрәшчеләре "Урал кубогы" отуны максат итеп куймый. Турнирга республиканың кайбер көчле көрәшчеләре килмәгән. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Мари Элның танылган тренеры Илдус Гарипов җиткерде.
"Ярышларны калдырмаска тырышабыз. Татарстан, Башкортстаннан калышмаска, алдынгылар рәтендә булырга омтылабыз. Шулай да, проблемалар аяк чала. Оптимизация дигән булып, бездә эш нәтиҗәсе иң югары ноктага менеп җиткәч кенә, көрәш мәктәбен ябып куйдылар. Ябылу, гадәттә, эш нәтиҗәсе булмаса кулланыла. Ə безнең 2008 елдан бирле эшләгән мәктәп аша 5 спорт остасы, 21 спорт остасына кандидат әзерләнде", – ди Илдус Гарипов.
Тренер команданың күтәренке кәефтә әзерләнүен җиткерде. Кайбер көчле көрәшчеләре килмәгән Мари Эл командасы кубок отуны максат итеп куймаса да, чемпионнар күрәсе килә, ди тренер.
"Көрәш мәктәбе ябылу аркасында, 9 тренер урынына 4 кенә остазыбыз калды. Тез астына каты итеп суккан кебек булды. Бу иганәчеләр белән дә эшне катлауландыра. Ләкин, шуңа да карамастан, көрәшебезне үстерергә кирәк", – ди Илдус Гарипов.
Россия көрәш федерациясе ошбу проблеманы ничек хәл итәргә җыена? Җавапны якын арада Интертат электрон газетасыннан укырга мөмкин булачак.
Пермь крае Кунгур шәһәрендә көрәш буенча "Урал кубогы" ярышлары дәвам итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз