news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көрәшче Ринат Фәхретдинов UFC лигасында түбәтәй киеп чыгыш ясарга тели

Катнаш көрәш буенча иң көчле лигага кергән беренче татар көрәшчесе киемендә дә Татарстан символикасы чагылыш табар дип планлаштырыла.

Көрәшче Ринат Фәхретдинов UFC лигасында түбәтәй киеп чыгыш ясарга тели
Солтан Исхаков

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). UFC лигасына кергән беренче татар көрәшчесе Ринат Фәхретдинов катнаш көрәштә (MMA) түбәтәй киеп чыгыш ясарга тели.

«Хәбиб Нурмагомедов көрәшкә папаха киеп чыга. Без татар милли түбәтәен кию турында рөхсәт сораячакбыз. Рөхсәт итсәләр, түбәтәй киячәкмен», — диде спортчы «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

Татар спорт берлеге җитәкчесе Марат Капкаев Ринат Фәхретдиновның экипировкасында чагылачак милли символикалар турында сөйләде.

«Гомумән, безнең команда кия торган майкаларның сул кул иңбашында Татарстан флагы беркетелгән, катнаш көрәш сәнгате буенча профессиональ турнирларда катнашучы спортчыларның „Алга!“ шигаре дә бар», — диде Марат Капкаев.

Исегезгә төшерәбез, 15 гыйнвар көнне катнаш көрәш сәнгате көрәшчесе Ринат Фәхретдинов Mubadala спорт аренасында Америка спортчысы Эрик Спайслины җиңде. Соңрак татар көрәшчесе UFS лигасы белән контракт төзеде. Ул UFC — катнаш көрәш буенча иң көчле лигага кергән беренче татар көрәшчесе булды.

29 яшьлек спортчы Ринат Фәхретдинов Мордовия республикасының Азюрка авылында туган, Казанда үскән. Берничә ел элек Мәскәүгә күченгән. Татарстан ММА федерациясе исеменнән чыгыш ясый. Бүгенге көндә Ринат Фәхретдинов исемендә 18 җиңү һәм бер җиңелү бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100