Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^Көрәшче Мадьяровларга багышланган китап чыкты
^Көрәшче Мадьяровларга багышланган китап чыкты
(Казан, 22 март, «Татар-информ», Дания Моисеева). «Идел-пресс» нәшриятында Илдус Илдархановның «Алты егет булганнар» дигән китабы дөнья күрде. Автор — журналист һәм көрәш бәйгеләре комментаторы алты бертуган Мадьяровлар турында кыйсса язган.
Мадьяровлар — самбо буенча халыкара класслы спорт осталары, Татарстанда күпсанлы яшь көрәшчеләр тәрбияләгән гаилә. Китапта аларның язмышлары һәм спорттагы казанышлары фоторәсемнәрдә дә бай чагыла. Басма бүләк өчен матур бизәлештә бастырылган. Автор үзенең китабын халыкара класслы спорт мастеры, дөнья чемпионы Нәкыйп Мадьяров истәлегенә үткәреләсе Самбо буенча бөтенроссия турнирына багышлап чыгарган. Әлеге турнир 2-3 апрельдә Казандагы «Батыр» спорт комплексында узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз