news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көрәшче һәм баш тренер көрәш буенча Россия җыелма командасының җиңү серен аңлатты

“Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә сүз Көрәш буенча дөнья чемпионаты нәтиҗәләре турында барды.

Көрәшче һәм баш тренер көрәш буенча Россия җыелма командасының җиңү серен аңлатты
Султан Исхаков

(Казан, 27 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Көрәш Россия җыелма командасына җиңү җиңел бирелмәде, әмма көндәшләрнең көчле булуы җиңүнең “тәмен” арттыра. “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында Көрәш буенча дөнья чемпионаты нәтиҗәләренә багышлап уздырылган матбугат конференциясендә катнашучылар чемпионатка үз бәяләрен бирделәр һәм аның даими буласына ышаныч белдерделәр. Матбугат конференциясендә Россия көрәш федерациясенең матбугат үзәге җитәкчесе Рөстәм Хәсәншин, Россия җыелма командасының баш тренеры Фәрит Шәйхетдинов һәм көрәш буенча 2018 елгы дөнья чемпионы Азат Нурмөхәммәтов катнашты.

  • 16 июль көнне Саба районының Миңгәр авылында Көрәш буенча дөнья чемпионаты узды. Һәр категориядә Россия җыелма командасы егетләре чемпион булды.

“Хис-кичерешләр бик яхшы. Саба, Теләче – минем туган ягым. Бу көрәшкә тагын да җаваплылык өсти. Җиңелергә ярамый дигән уй башта йөрде. Җанатарларым килгән иде, алар алдында җиңеп чыгуым белән мин бик шат”, - диде яшь чемпион Азат Нурмөхәммәтов.

“Миңа чемпионатка килгән спортчыларның күбесе белән аралашырга туры килде. Алар барысы да көрәшчеләр, аларның барысының да милли көрәшләре бар. Көрәшләребез бөтенесе дә бер-берсенә бик якын. Казах, кыргыз, таҗик һәм башкаларның көрәшләре безнең көрәшнең игезәге шикелле. Минем белән көрәшкән үзбәк, таҗик көрәшчәләре бөтен яктан әзер булган, дөнья чемпионатларында катнашу тәҗрибәсенә ия спортчылар иде, - диде Азат Нурмөхәммәтов “Җиңәргә җиңел булды” дип язган журналистларга җавап итеп. - Әзерлек тә бик көчле булды, минем болай итеп бер ярышка да әзерләнгәнем юк иде. Дөрес ашау, табип күзәтүе, массаж... Өч-дүрт ай көрәш белән генә яшәдек. Шушы әйберләр безне җиңүгә китерде”,

“Барысы да тырышлыктан тора. Көрәш - татар халкының традицион көрәше. Җиңә алмаган булсак, йөзебезгә кызыллык килер иде”, - диде Россия җыелма командасының баш тренер Фәрит Шәйхетдинов. - Ярышлар даими уздырылып торса, безгә дә “күңеллерәк” булыр иде, көндәшләрең көчле булса, җиңүнең тәме дә тәмлерәк булыр иде”.

Фәрит Шәйхетдинов Төрекмәнстан, Кыргызстан, Молдовадан көчле командалар килүен билгеләп үтте. “Безнең иң яхшы көрәшчеләребезнең берсе саналган Альберт Рәхмәтуллинга билбау көрәше буенча өч тапкыр дөнья чемпионы булган Молдова көрәшчесе көчле каршылык күрсәтә алды", - диде ул мисал итеп.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100