Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Көрәшче Фәрхат Фәйзуллин: Сайлауларга һәрвакыт йөрим
Ике тапкыр Дөнья чемпионы Питрәчтә Татарстан Президенты сайлауларында тавыш бирде.
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанның Питрәч районында билбаулы көрәш буенча ике тапкыр Дөнья чемпионы, Дөнья кубогы иясе, күп тапкыр Россия һәм Татарстан чемпионы Фәрхат Фәйзуллин Татарстан Президенты сайлауларында тавыш бирде. Бу турыда «Вперед» газетасы яза.
«Сайлауларга һәрвакыт йөрим. Безнең киләчәк шуңа бәйле дип саныйм. Ә читтә калу — бу дөрес түгел», — диде спортчы.
Бу көннәрдә Фәйзуллинга «Россия атказанган спорт мастеры» билгесен тапшырганнар. «Бу исемне күптән алырга теләдем һәм моңа ирешүемә шатмын», — диде көрәшче.
Республикада тавыш бирү 11 сентябрьдә башланды. 13 сентябрь — Бердәм тавыш бирү көне итеп игълан ителде. Бер үк вакытта республикада дүрт сайлау кампаниясе оештырылды. Алар — Татарстан Президентын һәм җирле хакимият органнары депутатларын сайлаулар, шулай ук Россия Дәүләт Думасына һәм Татарстан Дәүләт Советына өстәмә сайлаулар.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз