news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көрәш ярышларында тукайлылар сынатмады

укай районы командасы составында Шилнәбаш, Бәтке, Биклән авыллары, «Татарстан» совхозы бистәсе көрәшчеләре катнашты.

(Тукай районы, 10 март, "Татар-информ", "Якты юл"). Алабуга шәһәрендә көрәш ярышлары буенча Татарстан Республикасының беренчелеге үтте. Анда 2002-2003 һәм 2004-2005 елгы 498 яшүсмер, шул исәптән 70 команда көч сынашты. Тукай районы командасы составында Шилнәбаш, Бәтке, Биклән авыллары, «Татарстан» совхозы бистәсе көрәшчеләре катнашты, дип яза җирле басма.

75 кг авырлыктагы спортчылар белән ярышып, Комсомолец поселогыннан Данил Миңнеханов (тренеры Т. Хәмәдиев) II урын алды. 65 кг авырлыктагы көрәшчеләр арасында III урында Бәтке авылы егете Андрей Хәбибуллин (тренеры Р. Мөбарәкҗанов) калды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100