news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көрәш ул – тарихыбыз һәм мәдәниятебез – Хәлил Шәйхетдинов

Министр урынбасары, татар көрәшен спорт төре генә түгел, ә буыннан-буыга тапшырылып килгән яшәү рәвешебез буларак кабул итәргә кирәк, ди.

Көрәш ул – тарихыбыз һәм мәдәниятебез – Хәлил Шәйхетдинов
Султан Исхаков
(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). 18-19 февраль көннәрендә Биектау бистәсе “Биектау “ универсаль спорт комплексында 2001-2002 елгы үсмерләр арасында көрәш буенча “Сабантуй” журналы призына Татарстан беренчелеге узачак. Шул уңайдан “Татар-информ” агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов әлеге турнирга карата үз фикерен җиткерде.
 
“Тарихка күз салсак, әлеге турнир 1973 елдан бирле уздырыла. Ул вакытта әле “Яшь ленинчы” газетасы призына оештырыла иде. Инде хәзер матбугатның исеме үзгәреп, “Сабантуй” журналы призына үткәрсәк тә, җисеме һәм асылы шул ук калды”, – дип сөйләде Хәлил Шәйхетдинов.
 
Министр урынбасары көрәш һәм матбугат чаралары арасында матур бер бәйләнеш булуын да ассызыклап узды.

 
“Көрәш турнирларын матбугат чаралары призына уздыру гадәте бар – 54 нче тапкыр “Ватаным Татарстан” газетасы призына ир-егетләр бил алышты, 3-4 мартта 42 нче мәртәбә “Татарстан яшьләре” газетасы призына республика ярышлары уздыру өчен Мамадыш үзенә егетләрне җыячак. Ә балалар һәм үсмерләрне нәкъ менә үзләре яратып укый торган журнал призына уздырыла торган ярыш җыя. Бу очраклылык түгел. Татарча көрәш – ул тарихыбыз, яшәешебез һәм мәдәниятебез. Шуңа да матбугат чаралары аша яшьләрне спортка тартырга, аларны танытырга ниятләү максатыннан шундый юл сайланган да инде”, – диде Шәйхетдинов.
 
Хәлил Шәйхетдинов сүзләренчә, Татарстанда бүген 135 спорт төре белән шөгыльләнәләр, елына 800дән артык республикакүләм ярыш уздырыла икән.
 
“Ләкин татар көрәшен спорт төре буларак кына карамыйбыз. Буыннан-буынга тапшырылып килгән яшәү рәвешебез ул. Шуңа да балаларның көтеп алган бәйгесен матур итеп уздыру теләге белән янып яшибез”, – ди министр урынбасары.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100