Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Көрәш турында китап авторы: Татар көрәше тарихын бастырып калдырмасаң, ул югалачак
Татар көрәшенә багышланган “Сабантуй”дан – олы мәйданга” китабы дөнья күрде.
(Казан, 18 февраль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Үсмерләрнең көрәш турниры тарихына һәм татар көрәшенә багышланган китап дөнья күрде. Ул “Сабантуй”дан – олы мәйданга” дип атала. “Сабантуй” (“Яшь ленинчы”) журналының 95 еллыгы уңаеннан чыгарылган әлеге китапның төзүчесе – “Сабантуй” журналының әдәби мөхәррире Фәрит Салихов.
“Илназ китапны төзү теләге узган ел туды дип әйтсә дә (Илназ Фазуллин – “Сабантуй” журналы баш мөхәррире – ТИ), аның нигезе балачактан ук киләдер. Мин үзем көрәшчеләр районында туып үссәм дә, көрәшчеләр авылында яшәмәдем, шуңа күрә көрәш тирәсендә сүз чыккач, мин бераз кимсенәм.
Хәлил Хәмитович (Хәлил Шәйхетдинов – Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары – ТИ) алдаларга ирек бирмәс, Югары Кибәхуҗа авылында көрәш буенча түгәрәк тә, көрәшчеләр дә юк иде. Район чемпионы булган көрәшчесе дә миндер әле аның”, - диде Фәрит Салихов.
Аның әйтүенчә, Югары Кибәхуҗа авылында Сабан туйлары район Сабан туе кебек һәм тау башында узган. “Хәлил Хәмитовичнең үзенең дә килеп, көрәшчеләрне сыртына салган вакытлары булгандыр әле. Сабан туйларындагы көрәш мине көрәшне яратырга мәҗбүр итте. “Сабантуй” (“Яшь ленинчы”) журналының бүләкләренә оештырылган ярышларда катнаша алмасам да, ул турнирлар турындагы мәгълүматларны җыеп бардым.
Бер ел узгач, “Бу егет нишләгән икән, монысы узган ел беренче урын алган булган, бу егет төшеп калган”, дип анализ ясый торган идем. Миндә, шулай итеп, үзенә күрә бер материал тупланды. “Сабантуй” журналы редакциясенә эшкә кергәч, архив белән ныграк танышырга мөмкинлек туды. Архив материаллары бар, базасы бар, без бу китапка заманча сулыш кына өрдек дияргә була”, - диде китапның төзүчесе.
Фәрит Салихов китап бастыруны бик кирәкле гамәл дип саный, чөнки, аның әйтүенчә, тарих югала. “Үзебезнең татар көрәшенең тарихын басмага бастырып калдырмасак, аның хәтта тарихы да югалачак”, - ди ул.
- Китапны “Сабантуй” журналы редакциясеннән сатып алырга була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз