news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көрәш турниры аша үсмерләрне матбугатка да тартып булачак – Илназ Фазуллин

Үсмер көрәшче үзен матбугатта күрә икән, рәхәтлек кичерәчәк, ди "Сабантуй" журналы мөхәррире.

Көрәш турниры аша үсмерләрне матбугатка да тартып булачак – Илназ Фазуллин
Султан Исхаков
(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). 18-19 февраль көннәрендә Биектау бистәсе “Биектау “ универсаль спорт комплексында 2001-2002 елгы үсмерләр арасында көрәш буенча “Сабантуй” журналы призына Татарстан беренчелеге узачак. Бәйгегә 300ләп үсмер көрәшче килүе көтелә. “Татар-информ” агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә “Сабантуй” журналының баш мөхәррире Илназ Фазуллин белдергәнчә, былтыргы турнирда 38 командадан 301 көрәшче бил алышкан.
 
“Газета призына республика беренчелеге ел саен бер җирлектә узмый, келәм хуҗалары алышынып тора. Бу район башлыкларының көрәшкә мөнәсәбәте белән дә бәйле. Быелгы турнирның Биектауда узуы Көрәш федерациясе һәм район җитәкчелеге белән алдан ук килештерелде. Биектауда көрәшче һәм көрәшне ярата торган шәхес – Рөстәм Кәлимуллин җитәкчелек итә. Шуңа да быел Биектау районы сайланды. Алдагы елда башка районга да күченергә мөмкин”, – ди баш мөхәррир.
 
Тарихка күз салсак, әлеге турнир 1973 елдан бирле уздырыла. Ул вакытта әле “Яшь ленинчы” газетасы призына оештырыла һәм турнирда бил алышучыларның күпчелеге әлеге матбугат чарасы белән яхшы таныш иде. Бүген үсмерләр шаукымына бирелгән заманда, көрәш аша “Сабантуй” журналын танытып буламы? “Татар-информ” хәбәрчесе журналның баш мөхәрриреннән шул хакта да сорашты.
 
“Чынлап та, көрәшче турнирның җиңүчесеме ул, әллә беренче өлеккә кергән көрәшчеме, әллә инде катнашучысы гынамы, үзен матбугатта күрә икән, рәхәтлек кичерәчәк. Аның турында сөйлиләр, туган-тумачасы, иптәшләре күрә. Шуңа да без матбугатта зур репортаж әзерлиячәкбез. Моның өчен ике көн дәвамында турнирда эшләргә җыенабыз. Бу үз чиратында “Сабантуй”ны танытырга да ярдәм итәчәк. Сүз дә юк, көрәш аша гына журналның тиражын арттыру авыр әйбер. Килешәм, үсмерләр интернет шаукымында яшиләр, газета-журналлар икенче планда калып килә. Анысын да исәпкә алып, интернет сайтыбызда да видео һәм фото репортаж биреп барырга ниятлибез. Бу көрәшкә һәм үзебезгә дә танылырга ярдәм итәчәк”, – ди Илназ Фазуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100