news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көрәш һәм хәрәм янәшә була алмый – Миңназыйм Сәфәров

Гаделсезлек аша җиңелүгә дучар булганнар оттыруын авыр кабул итә, ди журналист.

Көрәш һәм хәрәм янәшә була алмый – Миңназыйм Сәфәров
Султан Исхаков

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Фәрит Салихов). 10-11 февральдә Зәй шәһәренең «Яшьлек» боз сараенда «Ватаным Татарстан» республика газетасы тарафыннан гамәлгә куелган каһарман шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә татарча көрәш буенча традицион турнир уза. “Ватаным Татарстан” газетасы баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров «Татар-информ» агентлыгында узган очрашуда турнирга бәя бирде. 

«Ватаным Татарстан» газетасы оештырган, хәзер дә аның активлыгы, тәкъдиме һәм әйдәп баруы белән уздырыла торган ярышның ярты гасырдан артык тарихы бар. Иң дәрәҗәле республика турниры ул.

«Көндәлек газетаның, журналистиканың гомере кыска була, дисәләр дә, газетаның да, аның исеме белән бәйле әлеге турнирның да гомере озын булган. Хезмәт юлымны әлеге газета белән бәйләгән елларда, яшермим, әлеге турнирны артык бер мәшәкать буларак кабул иткән идем. Ник кирәк ул, журналистның эше – язу, ә оештыру түгел, янәсе. Оятыма күрә, ялгышуымны бик тиз аңладым. Вакыт алышынса, кыйммәтләр үзгәрсә дә, кагылгысыз, үзгәртеп булмый торган кыйммәтләр бар бит ул. Бүгенге көрәш спорт кына түгел, ә – сәнгать һәм татарның яшәү мәгънәсе. Татарны көрәшсез күзаллап булмавын, ул аның рухи халәте булуын, бил алышуларның асылын аңлый башладым. Спорт кына түгел, үзе бер фәлсәфә икән бит ул көрәш. Монда хәтта җиңелә дә белергә кирәк. Турнир һәм газетаның бердәмлеге нәтиҗәсендә көрәш дөньясында дусларым, танышларым да артты. Һәрхәлдә, кайбер көрәшчеләр мине танып, кул бирешеп күрешә башлады», – ди Миңназыйм Сәфәров.

Газета мөхәррире татар көрәшендә аяк чалу һәм хәрәмгә урын булмавын да ассызыклап узды. 

«Көрәш һәм хәрәм янәшә була алмый. Хәзерге заманда ниндидер юллар белән байлыкка ия булырга да мөмкиндер. Ләкин көрәштә түгел. Көрәш ул – хәләл көч. Шуңа гаделсезлек аша җиңелүгә дучар булганнар оттыруын авыр кабул итә», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100