Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Көрәш буенча Татарстан чемпионатының кайчан үтәчәге билгеле
Җанатарлар ярышка бары тик QR-кодлар белән генә керә алачак.
(Казан, 15 ноябрь, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). Көрәш буенча Татарстан чемпионатының кайчан үтәчәге билгеле булды. Турнирга көрәшчеләр дә, җанатарлар да QR-код белән генә эләгә алачак.
21-23 ноябрь көннәрендә Казанның «Ак барс» көрәш сараенда көрәш буенча Татарстан чемпионаты узачак. Нигезләмәдә күрсәтелгәнчә, көрәшчеләр Ферма-2 адресы буенча урнашкан Казан Дәүләт аграр университет базасында җыела. Илдәге эпидемиологик вазгыятьне истә тотып, ярышны атна башында үткәрергә карар кылынган.
Турнирда 13 кешедән торган район командалары катнаша. Көрәшчеләр ун — 60 кг, 65 кг, 70 кг, 75 кг, 80 кг, 85 кг, 90 кг, 100 кг, 130 кг һәм 130 кг нан югары үлчәү авырлыкларында бил алышачак. Үз үлчәү авырлыгында җиңүче калган көрәшчеләр көрәш буенча Россия чемпионатында Татарстан данын яклаячак.
«Ак барс» көрәш сараена тамашачылар бары тик QR-код белән генә керә алачак. Көрәшчеләр, тренерлар, хөкемдарларның да QR-кодлары яки ПЦР-тестлары булу мәҗбүри.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз