news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көрәш буенча Татарстан чемпионатының җиңүчеләре ачыкланды

Узган елгы чемпионнарның дүртесе генә үз титулын саклап калды.

(Казан, 25 ноябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Казанның “Ак Барс” көрәш сараенда көрәш буенча ир-егетләр арасында Татарстан Республикасы чемпионаты төгәлләнде. Ике көн дәвам иткән турнирда бил алышулар 60, 65, 70, 75, 80, 85, 90, 100, 130 һәм 130 килограммнан югары авырлыкта барды.

Узган елгы чемпионнарның дүртесе генә үз титулын саклап калды. Алар – Азат Нурмөхәммәтов (Яңа Савин, 70 килограмм), Ренас Кәлимуллин (Менделеевск, 80 килограмм), Булат Мусин (Яңа Савин, 90 килограмм) һәм Радик Сәләхов (Зәй, 130 килограмм).

Алардан тыш үз авырлык үлчәвендә чемпион исеменә Илсур Гыймадутдинов (Кукмара, 60 килограмм), Рамил Хәкимҗанов (Арча, 65 килограмм), Ранис Галимуллин (Теләче, 75 килограмм), Илмир Төхвәтуллин (Яңа Савин, 85 килограмм), Айвар Билалов (Әлмәт, 100 килограмм), Илфат Гыймадиев (Нурлат, 130 килограммнан югары авырлык) лаек булды.

Исегезгә төшерәбез, узган елгы турнирда үз авырлык үлчәүләрендә Нәфис Миңнебаев (Биектау), Марат Кәримов (Әлмәт), Азат Нурмөхәммәтов (Яңа Савин), Рамил Синәкәев (Әлмәт), Илдар Гыйниятуллин (Теләче), Ренас Кәлимуллин (Түбән Кама), Булат Мусин (Яңа Савин), Раил Нургалиев (Теләче), Радик Сәләхов (Зәй) һәм Ильяс Галимов (Әлмәт) чемпион калган иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100