news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Көрәш буенча Татарстан чемпионатында кубокны Әлмәт командасы яулады

Узган елгы уңышын кабатларга Яңа Савин районы көрәшчеләренә диварлар булышмады.

(Казан, 25 ноябрь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Көрәш буенча ир-егетләр арасында Татарстан Республикасы чемпионатында командалар арасында җиңүчеләр игълан ителде. Көрәш нәтиҗәләре буенча Әлмәт командасына тиңнәр булмады.

Быел чемпионатта 47 командадан 381 көрәшче бил алышкан иде. Әлмәтләрдән беразга гына калышып, Зәй көрәшчеләр командасы икенче урынга күтәрелде. Өченчедә – Казанның Яңа Савин командасы.

Узган елгы уңышын кабатларга Яңа Савин районы көрәшчеләренә диварлар булышмады. Хәтерегездә булса, узган ел командалар арасында беренче өчлекне Яңа Савин, Теләче һәм Балтач көрәшчеләре бүлешкән иде.

Исегезгә төшерәбез, Казанның “Ак Барс” көрәш сараенда үткәрелгән турнирда былтыргы чемпионнарның дүртесе титулларын саклап кала алды.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100