Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Көрәш буенча Россия чемпионаты җиңүчеләре билгеле
Көрәш буенча Россия беренчелегендә ун үлчәү авырлыгының җидесендә Татарстан көрәшчеләре чемпион калды.

(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). Казанда узган көрәш буенча Россия беренчелегендә Татарстан көрәшчеләре чемпион калды.
4 декабрь көнне Казанның Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университеты базасында көрәш буенча Россия чемпионнарын билгеләделәр. Ун үлчәү авырлыгының җидесендә Татарстан көрәшчеләре батыр калды.
Җиңүчеләр исемлеге:
60 кг — Алексей Абрамов (Татарстан)
65 кг — Илназ Миңмуллин (Татарстан)
70 кг — Ислам Фәләхов (Татарстан)
75 кг — Артур Зөлкәрнәев (Башкортстан)
80 кг — Ренас Кәлимуллин (Татарстан)
85 кг — Раил Сәлахетдинов (Татарстан)
90 кг — Илмир Төхвәтуллин (Татарстан)
100 кг — Айнур Сыртаев (Башкортстан)
130 кг — Радик Сәлахов (Татарстан)
130 кг нан югары — Сергей Павлик (Ульяновск өлкәсе)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз