news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көрәш буенча Федерация Кубогы җиңүчеләре билгеле

Районнар арасында беренчелекне Әлмәт, икене - Кукмара, өченче урынны Теләче командалары яулады.

Көрәш буенча Федерация Кубогы җиңүчеләре билгеле
Салават Камалетдинов

(Казан, 18 декабрь, «Татар-информ», Энҗе Габдуллина). Көрәш буенча Федерация Кубогы җиңүчеләре билгеле.

17-18 декабрь көннәрендә Казанның «Ак барс» көрәш сараенда көрәш буенча Федерация Кубогына турнир узды. Ярышта бил үлчәү авырлыгында 170ләп көрәшче бил алышты.

Районнар арасында беренчелекне Әлмәт командасы яулады. Икедә — Кукмара, өчтә Теләче командалары.

Беренче урын ияләре — 50 мең, ике — 40, өченче урын алучы икешәр көрәшче дә 30 мең акчалата приз һәм истәлекле бүләргә лаек булды.

Җиңүчеләр исемлеген тәкъдим итәбез:

65 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын — Раббани Нургалиев (Актаныш)

2 урын — Искәндәр Мортазин (Әлмәт)

3 урын — Илдар Хәләфетдинов (Чирмешән), Динар Фәттахов (Кукмара)

75 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын — Динар Кәримуллин (Лаеш)

2 урын — Илназ Рамазанов (Тукай)

3 урын — Ислам Фәләхов (Алабуга), Булат Юнысов (Биектау)

85 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын - Ренас Кәлимуллин (Теләче)

2 урын - Айрат Сәмигуллин (Әлмәт)

3 урын - Нәфис Галиев (Кукмара), Раил Сәлахетдинов (Кукмара)

105 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын - Раил Нургалиев (Теләче)

2 урын - Айнур Сыртаев (Чистай)

3 урын - Рәдис Сәмигуллин (Балтач), Айдар Алтынбаев (Әлмәт)

130 кг үлчәү авырлыгы:

1 урын - Радик Сәлахов (Әлмәт)

2 урын - Валерий Рафыйков (Актаныш)

3 урын - Руслан Газизуллин (Лаеш), Лениз Абдуллин (Казанның Идел буе районы)

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100