news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Көрәш буенча дөнья чемпионатында абсолют батырга машина бүләк иттеләр

«Лада Гранта» машинасына 130 кг нан югары үлчәү авырлыгында чемпион калган Әзербайҗан көрәшчесе Джемал Фейзиев ия булды.

Көрәш буенча дөнья чемпионатында абсолют батырга машина бүләк иттеләр
Энҗе Габдуллина

(Саба, Миңгәр, 26 июнь, Энҗе Габдуллина). 26 июнь көнне Миңгәр авылында узган көрәш буенча дөнья чемпионатында төп бүләк — машина тапшырдылар.

Саба районы Миңгәр авылында көрәш буенча дөнья чемпионатының абсолют батыры булып, Әзербайҗанның көрәшчесе Фейзиев Джемал танылды. Ул 130 кг нан югары үлчәү авырлыгының финалында, 7:1 исәбе белән, Россиядән Сергей Павликны отып чыкты.

Россия көрәш федерациясе президенты Җәүдәт Миннәхмәтов Сергей Павлик белән Джемал Фейзиевның алышын иң матуры дип атады һәм чемпионга «Лада Гранта» машинасының ачкычларын тапшырды. 

news_right_1
news_right_2
news_bot