news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Көрәш буенча Дөнья чемпионаты быел тагын да зуррак масштабта узар дип фаразлана

Россия Көрәш федерациясенең спорт директоры Илнар Галиев фикеренчә, көрәшне зур масштабта үткәрү аның дәрәҗәсен күтәрә, популярлаштыра.

Көрәш буенча Дөнья чемпионаты быел тагын да зуррак масштабта узар дип фаразлана
Владимир Васильев

(Казан, 13 июнь, «Татар – информ» , Зәринә Хуҗина). 21-24 июньдә Казанда узачак көрәш буенча Дөнья чемпионаты быел тагын да зуррак масштабта үтәр дип фаразлана. Бу турыда  Россия Көрәш федерациясенең спорт директоры Илнар Галиев “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә әйтте.

Чемпионатта катнашу өчен күп илләрдән гаризалар килгән. "300гә якын көрәшче көтелә", - диде Галиев.

“Көрәш белән күп кенә илләр кызыксына, аларга бу спорт төре ошый. Безнең шушы инициативаны ошатып каршы алалар “, - диде Илнар Галиев.

“Беренче этап спорт академиясендә үтәчәк, ә инде финалистларны Миңгәр Сабан туена алып барабыз. Без моны көрәшебезнең дәрәҗәсен күтәрер өчен үткәрәбез, чөнки Миңгәрдә Сабан туе бик зур масштабта уза. Анда Россиядән генә түгел, ә чит илләрдән дә киләләр” , - ди ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100