news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музеенда борынгы әйберләр белән таныштылар

Балалар бик теләп табышмаклар чиште, мәкальләр әйтеште, әби-бабаларыбыз уйнаган уеннарны уйнады.

(Ютазы, 25 ноябрь, "Татар-информ", "Ютазы таңы" , Ильмира Галиева). Кәрәкәшле туган як тарихын өйрәнү музеенда “Әбием сандыгы” дип исемләнгән чара узды. Бу турыда җирле басма яза.

Балаларда гаиләгә, якыннарыңа, өлкән буынга, аларның хезмәтенә хөрмәт, туган ягыңа, милли мәдәниятебезгә мәхәббәт тәрбияләүне максат итеп куйган кичәдә Кәрәкәшле мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары катнашты.

Алар XIX һәм XX гасырга караган тукылган сөлгеләр, чигүләр, идән җәймәләре, ир-егетләр һәм хатын-кызларның милли киемнәре, хатын-кызларның чулпы, хәситә кебек борынгы бизәнү әйберләре белән танышты.

Балалар бик теләп табышмаклар чиште, мәкальләр әйтеште, әби-бабаларыбыз уйнаган уеннарны уйнады, дип безгә хәбәр итте музей хезмәткәре Миләүшә Кәримова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100