news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Күптән түгел генә машина йөртә башлаучыларга чикләүләр билгеләнде

Кабул ителгән карарлар күптән түгел рульгә утырган машина йөртүчеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен киметүгә юнәлдерелгән.

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Россия премьер-министры Дмитрий Медведев Юл хәрәкәте кагыйдәләрендә үзгәрешләр турындагы карарны имзалаган. Бу турыда дүшәмбе көнне Россия хөкүмәте сайтында басылган мәгълүматка сылтама ясап, INTERFAX.RU агентлыгы хәбәр итә.

Карар ике елга кадәр стажы булган машина йөртүчеләргә чикләүләр кертә. Алар транспорт чараларын буксировкалау, мототранспортта пассажирлар йөртү, зур күләмле, авыр һәм куркыныч йөк төялгән транспорт чаралары белән идарә итүгә бәйле.

«Әгәр дә ике елдан кимрәк стажы булган идарә ителүче транспорт чараларында «Күптән түгел рульдә » билгесе юк икән, аларга мондый транспорт чараларын эксплуатацияләү тыела. Мондый хокук бозу өчен аларга карата административ җаваплылык механизмнары куллану рөхсәт ителә”, - диелгән хәбәрдә.

Кабул ителгән карарлар күптән түгел генә рульгә утырган машина йөртүчеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләрен киметүгә юнәлдерелгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100