news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

"Күпмилләтле Советлар Союзы" үткәндә калды. Без – "Бердәм Россия халкы" - Валерий Тишков

Тишков “Бердәм Россия халкы” төшенчәсен кертү стратегиясе милләтләр эреп югалуга китермәячәк дип саный.

(Казан, 19 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлүзә Гыймадиева). Казан шәһәренең ТИСБИ (ТИСБИ идарә университеты) нда Россия Федерациясе Президенты каршындагы Советы президиумының милләтара мөнәсәбәтләр рәисе урынбасары Валерий Тишковның лекцияләре узды. Аның чыгышы “Россиядәге гуманитар белемнәрнең хәзерге торышы”на багышланган. Валерий Тишков "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенең милли мәсьәләләргә кагылышлы сорауларына җавап бирде.

Соңгы вакытта сәясәттә еш яңгыраган “Бердәм Россия халкы, “россиялеләр” - российская нация” төшенчәсенең кулланылышта активлашуын Валерий Тишков дәүләт милли сәясәте куйган максатлар белән аңлата.

“Кабул ителгән стратегия буенча 2012 нче елның декабрендә чыккан дәүләт милли сәясәтендә хөкүмәтнең максаты төгәл билгеләнгән. Аның бурычлары: Россиядә милли граждан охшашлыгын, аның үзаңын булдыру; бердәм рус халкын – ныгыту, ягъни, куштырнаклар эчендә, “гражданнар милләте” төзү; Россиядә яшәүче халыкларның мәдәни үсеше, халыкның эчке үзбилгеләнешен үстерү. Бу бездәге 22 автономиядә, ягъни өлкәләр, республикалар һәм милли-мәдәни автонияләрдә чагыла”, - диде Валерий Тишков.

Аның фикеренчә, программаны тормышка ашыру өчен күп акча бирелмәсә дә, дәүләт дәрәҗәсендә “бердәм рус халкын төзү” стратегиясен беркем дә шик астына куймый. “Шушы урында һәрвакыт карашлар төрлелеге туа. Берәүләр безгә бары тик рус милләте турында гына уйларга кирәк, ди. Икенчеләр рус нациясен тану – ул башка милләтләрне юкка чыгару дигән сүз дип саный”, - дип аңлатты Валерий Тишков.

Тишков фикеренчә, халык белән фәнни дәрәҗәдә эш алып бару кирәк. Шулай ук журналистлар да әлеге эшчәнлекнең бер өлешен үз өстенә алырга тиеш. “Советлар Союзы вакытында дистә еллар дәвамында илнең күпмилләтле булуы турында гына сөйләнелде. Үзгәртеп корудан соң безнең бер халык булуыбызга көйләнү авырлык тудыра, чөнки биредә этник, дини, регионнарның тарихи үзенчәлекләре мәсьәләсе калкып чыга. Бу бернинди дә милләтләрнең үзенчәлекләре юкка чыгуга, унификациягә китермәячәк. Төрле халыклар һәрвакыт булган һәм булачак”, - дип аңлатты ул.

Шул ук вакытта Тишков милли республикаларда яшәгән русларның хәлен дә билгеләп узды. “Русларның Татарстанда хәзерге тормышы турында берни дә әйтә алмыйм. Үткән гасырның 90 нчы елларында, мәсәлән, бу хәл кискенрәк иде. Русларның эшчәнлеге ул вакытта күбрәк татарларның милли хәрәкәтенә җавап буларак яңгырады. Хәзерге вакытта бу хәл башка”, - дип белдерде Валерий Тишков.

Хәзерге вәзгыятне белү өчен ул Татарстанда русларның хакимият органнарында тәкъдим ителешен, бизнес, мәгариф, медия өлкәсен тикшерергә кирәк дип саный. “Россиядә кайбер регионнарында хакимият органнары башлыгына русларның җитәкче урыннарына куелышында пропорциянең аермачык бозылышы күзәтелгәннәре бар. Мәсәлән, сезнең күршегез Башкорстан яисә Адыгея республикасында. Бу бик яхшы түгел”, - дип саный Валерий Тишков.

Икетеллелек шартларында яшәү мәсьәләсе дә телгә алынды. “Башкортстан, Татарстан кебек регионнарда икетеллелек норма булырга тиеш. Кайбер сфералар рус телен, ә кайберләре татар телен сайлый. Мондый җирлектә яшәүче русларга нишләргә дигән сорау туа. Алар телне ничек өйрәнергә тиеш? Балалар татар, башкорт, чуваш теленә караганда инглиз телен өйрәнүне кулайрак күрә. Кайбер илләрдә өстәмә тырышлык, матди ярдәм күрсәтү һәм икетеллелеккә өстенлек бирү нәтиҗәсендә доминант җирле халык башкаларга икенче телне өйрәнергә мотивация бирә. Азчылыкны тәшкил иткән халык 30 ел эчендә француз телен өйрәнә, әмма моңа берничә миллиард акча таләп ителгән”, - дип мисал китерде Валерий Тишков.

Валерий Тишковның исеме 2002 елда Татарстанда еш яңгырады. Милли интеллигенция аның татар халкын себер татарлары, әстерхан татарлары кебек төркемнәргә бүлгәләүдә гаепләделәр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100