news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Күпләр ислам диненә бәйле сорауларга җавапны Интернеттан эзли - "Азан" радиосы сораштыруы

Үз фикерен белдерергә теләүчеләр vk.com/radioazan сылтамасы аша кереп тавыш бирә ала.

(Казан, 6 март, "Татар-информ"). “Азан” мөселман интернет радиосы Контакттагы төркемендә үзенчәлекле сорау буенча фикер алышу – сораштыру башлады. Интернет кулланучыларга “Ислам динен тотуга кагылышлы соравыңа җавапны ничек эзлисең?” – дигән сорау бирелгән.

Бүгенгә тавыш бирүчеләрнең 50%ы сорауларына җавапны интернеттан эзләвен белдерә. Шул ук вакытта нинди чыганакларның хак дин тәгълиматын таратканын белмиләр. 35,7 % сораштырылучы мәчеткә барып, имамнарга сорау бирүне гадәткә керткән. Ислам кануннарына кагылышлы сорауларына җаваны дин тотучы танышлары аша һәм газета, китап битләреннән эзләүчеләр 7,1 % тавыш җыйган. Үз фикерен белдерергә теләүчеләр vk.com/radioazan сылтамасы аша кереп тавыш бирә ала.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100