news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Күпкырлы талант иясе

Күпкырлы талант иясе

(Санкт-Петербург, 21 декабрь, Галия Теләшева). Санкт-Петербургның Россия милли китапханәсендә шәһәрнең татар җәмгыяте активистлары данлыклы милләттәшебез Энҗе Кәрим кызы Сәгыйтова истәлегенә багышланган чираттагы укуларны үткәрде. Бу чараны оештыручы Фәридә Мамина аның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде. Энҗе Кәрим кызы 40 елга якын бу китапханәнең милли әдәбиятлар бүлеген җитәкләде. Китапханә элек М.Е. Салтыков-Щедрин исемендәге ачык китапханә дип йөртелде. Татар халкының данлыклы кызы, «Халыклар дуслыгы» ордены кавалеры, педагогия фәннәре кандидаты Энҗе Кәрим кызы милли әдәбиятлар фондын тулыландыруга һәм саклауга да зур өлеш кертте. Бу бүлектә аның тырышлыгы белән татар китаплары һәм газета-журналларының бай фонды тупланган. Безнеңчә, бер татар халкы гына түгел, ә элеккеге СССРның бик күп халыклары вәкилләре дә аңа рәхмәтледер. Күпкырлы талант иясе булган Энҗе Кәрим кызы кызыклы докладлар һәм лекцияләр белән еш кына татар җәмәгатьчелеге алдында чыгыш ясап килде.

Бүгенге көндә милли әдәбиятлар бүлеген Алексей Сергеевич Асватуров, ә татар фондын – элеккеге Казан кешесе Азия Әхнаф кызы Нигъмәтуллина җитәкли. Алар да Энҗе Кәрим кызының изге эшен дәвам иттереп һәм яңа татар китапларыннан күргәзмәләр оештырып, халык арасында киңкүләм милли-агарту эшләре алып бара.

Бу чара төньяк башкаладагы «Нур-Плюс» татар милли-мәдәни җәмгыятенең эш планы кысаларында үтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100