Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Күпфункцияле үзәкләрдә биш йөзгә якын волонтер җанисәптә катнашучыларга ярдәм итә
Татарстанның күпфункцияле үзәкләрендә җанисәп волонтерлары һәм QR-код алуда ярдәм итүче волонтерлар эшли.
(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Биш йөзгә якын волонтер Татарстан халкына күпфункцияле үзәкләрдә җанисәптә катнашуда ярдәм итә.
«Бездә 58 күпфункцияле үзәктә 480 җанисәп волонтеры эшли. Алар консультацион ярдәм күрсәтә», — дип сөйләде республиканың яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов.
Алардан кала күпфункцияле үзәкләрдә өлкән яшьтәге кешеләргә QR-кодларны алуда ярдәм күрсәтүче волонтерлар да эшли. «Барысы 150 волонтер ул эшкә җәлеп ителгән. Алпар һәр көнне ике смена белән эшли, бер сменага 60 кеше чыга. Алар Казан, Лениногорск һәм Чаллы күпфункцияле үзәкләрендә эшли», — ди министр.
«Кешеләр күпфункцияле үзәккә ниндидер хезмәт алу өчен килә. Көтеп торганда вакыт бушка үтмәсен өчен, без аларга халык санын алуда катнашырга тәкъдим итәбез», — дип сөйләде җанисәп волонтерлары.
QR-кодларны алуда ярдәм итүче волонтер Влада Фролова сүзләренчә, беренче көннәрдә мөрәҗәгать итүчеләр саны бик күп булган. «Нигездә, өлкән кешеләр мөрәҗәгать итә. Без ярдәм итәбез. Кайвакыт чит ил гражданнары белән авырлыклар туа. Тулаем алганда, миңа ошый», — ди волонтер кыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз