news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Күпфункцияле үзәк һәм Пенсия фонды арасындагы үзара бәйләнешкә яңалык кертеләчәк

ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы яңа сервис эшләтеп җибәрергә ниятли.

Күпфункцияле үзәк һәм Пенсия фонды арасындагы үзара бәйләнешкә яңалык кертеләчәк
архив, Салават Камалетдинов

(Казан, 22 ноябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы яңа сервис эшләтеп җибәрергә ниятли. Ул халыкның шәхси мәгълүматларын Пенсия фондына флеш-карталарда тапшырмаячак. Ведомство башлыгы Айрат Хәйруллин «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенең соравына шулай дип җавап бирде.

«Быелның тугыз аенда 20 меңгә якын кеше Россия Пенсия фондына мөрәҗәгать иткән. Беренче чиратта, алар пенсиянең күләме турында белешмә сораган, шулай ук ана капиталы белән кызыксынганнар. Кешеләр килә, документларын тапшыра. Күпфункцияле үзәк операторы аларны сканердан чыгартып, флеш-картага күчерә. Аны Россия Пенсия фондына тапшыралар, андагы белгечләр документларны карый», - диде Хәйруллин.

Ул моның тиешле нәтиҗә бирмәвен таныды, шунлыктан аннан котылырга телиләр.

«Без хәзер әлеге флеш-карталардан арыну юлын таптык. Ул инде әзер диярлек. ВИП-нет, сакланган канал буенча мәгълүматлар Күпфункцияле үзәктән Россия Пенсия фондына тапшырылачак», - диде министр.

Әлегә республикада яшәүчеләргә документларның төп нөсхәләрен үзләренә Россия Пенсия фондына алып килергә кирәк. Киләчәктә документ үзгәртеләчәк, дип ышандырды Хәйруллин.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100