news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Күпереп пешкән икмәк

Күпереп пешкән икмәк

(Казан, 20 декабрь, «Татар–информ», Ирина Игнатьева). «Берләшкән икмәк компаниясе» ААҖ белгечләре ипинең саклану вакытын арттыру һәм тәмен яхшырту максаты куйган. Бу көннәрдә алар продуктның сыйфатын яхшыртучы технологияне эшли.

Икмәкнең саклану вакытын ике ысул белән озайтып булуы ачыкланган: махсус ферментлар һәм колмак ачыткысы ярдәмендә. Белгечләр ферментларны кулланырга уйлаган һәм шушы көннәрдә шулар белән баетылган продукциянең беренче партиясе чыгарылган. Икмәк, чыннан да, тәмлерәк, ә саклану вакыты өч тапкыр диярлек арткан.

news_right_1
news_right_2
news_bot