Күпчелек татарстанлылар дәүләт хезмәтләре порталында балаларның билгеләрен карый
10 айда Татарстанда яшәүчеләргә электрон рәвештә 91 миллионнан артык хезмәт күрсәтелгән.
(Казань, 25 ноября, «Татар-информ»). Агымдагы елның 10 аенда Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында иң популяр сервис баланың билгеләрен карау һәм табибка язылу булган. Бу хакта ТР Хөкүмәте йортында бүген республиканың мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шайхетдинов белдерде, дип хәбәр итә ведомство матбугат хезмәте.
10 айда Татарстанда яшәүчеләргә электрон рәвештә 91 миллионнан артык хезмәт күрсәтелгән. Узган ел белән чагыштырганда, бу 40 процентка күбрәк, дип билгеләп үтте ул.
Министр мәгълүматлары буенча портал аша 12 млрд сумнан артык акча түләнгән, бу узган елга караганда, ике тапкыр күбрәк. Күпчелек очракта портал аша торак-коммуналь хезмәтләр һәм балалар бакчасы өчен түлиләр.