news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Күп санлы штрафларын түләмәгән 817 кеше кулга алынган

1,9 млн. тапкыр юл йөрү кагыйдәләре бозылганлыгы беленеп, 1,8 млн. очракта машина йөртүченең гаебе ачыкланган, 135 меңендә – җәяүленеке

(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Киләсе эш атнасы ахырында РФ Эчке эшләр министрлыгында юлларда хәрәкәт иминлеге проблемалары буенча министрлык күләмендә конференция үткәреләчәк. Чөнки ел саен Россия юлларында 30-35 мең кеше һәлак була, 250 мең чамасы имгәнә-җәрәхәтләнә, рульдәгеләр һәм җәяүлеләрнең бер-берсенә карата агрессив карашы зур проблема булып тора. Ел саен юллардагы транспорт белән бәйле һәлакәтләрдән дөнья күләмендә 500 млрд. долларлык югалту күзәтелсә, Татарстан икътисады 30 млрд. сум югалта тора. «Россия зур керем дәрәҗәсенә ия ил саналса да, эчке тулаем продуктның 2-2,5 процентын юллардагы транспорт һәлакәтләре «ашый».  Ләкин биредә шунысы бик борчый: 15 яшьтән алып 40ка кадәрге яшьләр һәм эшкә яраклылар транспорт һәлакәтләренең корбаны була: быел 10 айда 284есе һәлак булган, 3352се имгәнгән-җәрәхәтләнгән», - дип басым ясап әйтте бүген ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсендә үткәрелгән матбугат конференциясендә республиканың баш автоинспекторы Рифкат Миңнеханов.

 ЮХИДИ идарәсе башлыгы Юлларда транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көне уңаеннан уздырылган сөйләшүдә Р.Миңнеханов хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта машина йөртүгә хокук бирә торган автомәктәпләрдә укып, иң күп транспорт һәлакәтенә очраганнары аерым исәпкә алына һәм укытуда сыйфат ягы аксаган автомәктәпләрне җаваплылыкка тарту турында сүз бара, ләкин болар барысы да Россия Федерациясе вәкаләтендә. Республикада барлыгы 22 меңләп түләнелмәгән штраф җыелган, күп санлы штрафларын түләмәгән машина йөртүчеләрдән 817 кеше кулга алынган, аларга билгеләнгән штрафларны икеләтә түләтергә тиешлеге законда каралган һәм андыйлар 2600дән артык кеше исәпләнә, штрафтан качып йөрүчеләрне исә көн саен 4 патруль экипажы юлларга «ауларга» махсус чыга.

Быел 10 айда исерек килеш транспорт белән идарә иткән 24 меңнән артык очрак теркәлгән, транспорт белән идарә итәргә хокукы булмаган яки хокукы алынган 6694 кеше эләккән, 135 мең җәяүле штрафка тартылган һ.б. төр хыйлафлыклар исәпкә алынган. Барлыгы 1,9 млн. тапкыр юл йөрү кагыйдәләре бозылган булып, 1,8 млн. очракта машина йөртүченең гаебе ачыкланган, 135 меңендә – җәяүленеке. Гомумән алганда, ел саен транспорт катнашындагы һәлакәтләрнең 70 проценты торак пунктларда була тора.

 Хәзерге вакытта Казан юлларындагы вазгыятьне 68 күчерелмә һәм 140-150ләп стационар видеокамера күзәтә, алга таба аларның санын 2 тапкырга, аеруча күчерелмәләрен арттыру күздә тотыла, дип белдерде Р.Миңнеханов.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100