news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Күп кеше Тукайның кайда җирләнгәнен дә белми – Фәрит Мифтахов

Бүген Яңа Татар бистәсе зиратында остазларны искә алдылар.

Күп кеше Тукайның кайда җирләнгәнен дә белми – Фәрит Мифтахов
Салават Камалетдинов

(Казан, 2 май, “Татар-информ”, Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында “Исәннәрнең - кадерен, үлгәннәрнең каберен бел” чарасында остазларны искә алдылар. Чарада Бөтендөнья Татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов та катнашты.

“Мин үзем мондый чарада 10 ел катнашам. Бүген, эш көне булса да, шактый кеше җыелган. Бу җыелулар чит төбәктәге татарларга да зур үрнәк булып тора дип уйлыйм. Остазларыбызны искә алырга килүчеләр, танышларын да алып килеп, безнең тарих белән кызыксындырсалар иде. "Габдулла Тукай кайда җирләнгән?",  дип сорасаң, күп кеше белми. Аны Арча зиратында җирләгәннәр, диләр, кайсылары авылына алып кайтканнар, ди, әмма Тукайның кабере Яңа Татар бистәсе зиратында булганын без белергә тиешбез. Монда безнең 100-200 ел элек җирләнгән кешеләрнең каберләре бар. Зиратның җитәкчелеге күп эш алып бара: юллар салынды, корыган агачларны кистеләр, чүп-чардан арындырдылар” – дип сөйләде “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Фәрит Мифтахов.

“Яңа Татар бистәсе зираты - тарихи урын. Монда күп кенә остазлар җирләнгән. Бу урынны һәрбер татар үз тарихын белгән кебек белергә тиеш” – ди Фәрит Мифтахов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100