news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Күп көнлек тавыш бирү буенча закон проекты кабул ителде

Закон проекты буенча чит ил территориясендә даими яшәү хокукына ия Россия гражданнары территориаль сайлау комиссияләре әгъзалары булырга мөмкин.

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда күп көнлек тавыш бирү буенча закон проекты кабул ителде.

Сайлау кодексына һәм Татарстанның аерым закон актларына үзгәрешләр кертә торган закон проекты 18 февральдә республика Дәүләт Советының 19нчы утырышында икенче укылышта каралган иде.

Закон проекты буенча чит ил территориясендә даими яшәү хокукына ия Россия гражданнары территориаль сайлау комиссияләре әгъзалары булырга мөмкин.

Сайлау алды агитациясен алып бару өчен түләүле эфир вакытын бирү турындагы нигезләмәләр дә кертелгән. Басма мәйдан бирү тәртибе дә төгәлләштерелгән.

Закон проекты имзалауга Татарстан Презиенты Рөстәм Миңнехановка юлланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot