news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Күп функцияле үзәктә торак йорт төзү турында яңа белдерү кәгазе тупларга өйрәткәннәр

Төзү эшләренең башы яки ахыры турындагы белдерү кәгазьләрен “Минем документлар” офислары республикада дүрт айдан артык өләшә.

(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). 2018 елның октябреннән “Минем документлар” офислары төзү эшләренең башы яки ахыры турында белдерү кәгазьләре кабул итә. Күп функцияле үзәкнең яңа хезмәте гамәлгә ашырыла башлаудан бирле 9 меңнән артык белдерү кәгазе кабул ителгән. Бүген бу хакта ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта билгеле булды.

“Әлеге хезмәт күп функцияле үзәктә федераль законны тормышка ашыру кысаларында барлыкка килде. Әлеге закон бакчачылык һәм шәхси торак йортлар төзегәндә хәбәр итү тәртибе кертте. Җиде эш көне эчендә хакимият йорт параметрларының хәзерге вакыттагы нормативларга туры килүен тикшерергә тиеш”, - диде Татарстанның Күп функцияле үзәкләр (КФҮ) директоры Ленара Мозаффарова.

Төзү турында белдерү кәгазе күп функцияле үзәк аша бирелгән очракта билгеләнгән вакыт документны башкарма комитет белгечләренә тапшырган мизгелдән санала. Фактта әлеге срок документны курьер китерүгә дә вакыт китү сәбәпле артырга мөмкин.

“Башкарма комитет башта әлеге белдерү кәгазльләрен кабул итү һәм тутыру турында берни дә белмәде, чөнки әлеге яңалык шулкадәр тиз һәм кинәт кенә кертелде. Без үз көчләр белән аларны өйрәттек һәм шушы 9 мең гаризаны, ярдәм итү максатыннан, кешеләр өчен кулдан тутырдык”, - дип билгеләп үтте Ленара Мозаффарова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100