news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Күп функцияле үзәктә гариза бирүчеләр турында база барлыкка киләчәк

Хәзерге вакытта «Белем базасы» эшкәртелә һәм мәгълүматлар белән тулыландырыла, диде Татарстан Республикасында КФҮ директоры Ленара Мозаффарова.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда Күп функцияле үзәктә (КФҮ) гариза бирүчеләр турында «Белем базасы» барлыкка киләчәк. Ул күп функцияле үзәкләр белгечләренә кабул итү вакытында бирегә килүченең хезмәт күрсәтү өчен тиз арада шәхси мәгълүматларын алырга ярдәм итәчәк, шуның белән аның КФҮ офисында булу вакытын кыскартачак. Бу хакта Күп функцияле үзәк директоры Ленара Мозаффарова хәбәр итте.

«Белем базасы»н булдырасы килә. Әгәр кеше безгә мөрәҗәгать иткән булса, аның паспорт мәгълүматлары базага кертелгән була инде. Килүченең фамилиясен керткәндә «Белем базасы»ннан паспорт мәгълүматлары, ИНН һ.б. чыгачак. Ягъни гариза автомат рәвештә тутырылачак. Кеше офиста 15 түгел, ә ике минут булачак», – дип сөйләде спикер.

Ленара Мозаффарова хәзерге вакытта «Белем базасы» мәгълүматлары белән тулылана һәм актив эшкәртелә, дип билгеләп үтте.

«Бу ябык мәгълүмат, ул беркая да чыга алмый һәм аннан беркем дә файдалана алмый. Һәр хезмәткәрнең үз цифрлы электрон имзасы бар, алар хәтта эшне дә аннан башка башлап җибәрә алмый», – диде Татарстан Республикасында Күп функцияле үзәк директоры.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100