news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Күп функцияле үзәктә документларны курьер белән китерү хезмәте күрсәтелә башлаган

Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан документларны курьер белән китертү пилот проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

(Казан, 13 февраль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләренең күп функцияле үзәкләрендә бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан документларны курьер белән китертү мөмкин. Бу хакта кичә ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта Татарстанның Күп функцияле үзәкләр директоры Ленара Мозаффарова хәбәр итте.

“Курьерны телефон аша чакырып була. Безнең документларны мәчеткә дә, больницаларга да, даруханәләргә дә, рестораннарга да китергән бар. Казансу елгасында балык тоткан кешеләргә дә китерә алабыз, әмма шәһәр читеннән чыкмыйбыз”, - диде Ленара Мозаффарова.

Аның сүзләренчә, Татарстанда бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан документларны курьер белән китертү пилот проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. “Әзер документлар өйгә яки кеше өчен теләсә кайсы уңайлы җиргә китерелә. Бу кешегә әзер документын алу өчен генә кабат күп функцияле үзәккә килмәү мөмкинлеген бирә. Ул документларын күпкә тизрәк – биш көннән соң түгел, бер көннән соң ала”, - диде ул.

Курьер килсен өчен, заказ бирергә кирәк. Хезмәт белән физик затлар да, юридик затлар да куллана ала. Физик затларга әлеге хезмәт 500 сумга, юридик затларга – 1,5 мең сумга төшәчәк. Әлеге хезмәт гамәлгә ашырыла башлаганнан соң узган биш ай эчендә курьерны 2 меңнән артык кеше чакырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100