news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Күп функцияле үзәкләрдә “Үлемсез полк” өчен фотоны бушлай ясатып булачак

Бу офисларда Бөек Ватан сугышы ветераннары ресстры төзеләчәк.

Күп функцияле үзәкләрдә “Үлемсез полк” өчен фотоны бушлай ясатып булачак
Рамиль Гали

(Казан, 18 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның күп функцияләре үзәкләрендә (КФҮ) “Үлемсез полк” өчен Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотографияләрен бушлай ясатып булачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә билгеле булды.

Татарстан Республикасында КФҮ директоры Ленара Мозаффарова күп функцияле үзәкләрдә Бөек Ватан сугышы ветераннары реестры төзеләчәген әйтте.

“Быел 9 май узды инде. Әмма киләсе елга “Үлемсез полк”ка әзерләнүчеләр, ел дәвамында, сугышта катнашкан туганының кечкенә фотосын алып килә ала. Берәр төрле хезмәт алу өчен чиратта торган арада, без фотоны сканер аша 9 Май якынлашкан вакыттарак бушлай чыгарып бирә алабыз. Безгә иң мөһиме – реестрга кертү өчен ветераннарның исем-фамилиясен, туган һәм үлгән вакытын, хәрби исемен әйтү. Бу хезмәтне бушлай күрсәтергә тырышачакбыз”, - диде Ленара Мозаффарова.

news_right_1
news_right_2
news_bot