news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Күп функцияле үзәкләр беренче балага ана капиталы алуга гаризалар кабул итә башлады

Хезмәт күрсәтү вакыты 15 эш көне булачак, ләкин аерым очракларда бер айга кадәр озайтылырга мөмкин.

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Татарстанның күп функцияле үзәкләре беренче балага ана капиталы алуга гариза кабул итә башлады. Хезмәт өчен 59 офисның теләсә кайсына мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Бу хакта Татарстандагы Күп функцияле үзәк матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Хезмәт күрсәтү срогы - 15 эш көне. Кайбер очракларда ул бер айга кадәр озайтылырга мөмкин», - дип билгеләп үтелә хәбәрдә.

Әгәр беренче бала агымдагы елның 1 гыйнварыннан туган яки уллыкка алынган булса, ана капиталы 466 мең 617 сум тәшкил итәчәк. Бу гаиләдә икенче бала туган очракта тагын 150 мең сум акча түләнә. Шулай итеп, ана капиталының гомуми суммасы 616 мең 617 сум тәшкил итәчәк. Әгәр беренче бала бу елның 1 гыйнварына кадәр туган икән, бу датадан соң гаиләдә икенче сабый дөньяга килгәндә, гаилә бер юлы 616 мең 617 сум күләмендә ана капиталы ала.

Дәүләт сертификатын бирү турындагы карарларны кабул итү вакыты Федераль закон белән 15тән 5 эш көненә кадәр, ә эш итү турындагы гаризаларны карау – 30дан 10 көнгә кадәр кыскартылган. Шул ук вакытта, әгәр Пенсия фондына мәгълүматларны ачыкларга кирәк булса, бу срокны озайтырга мөмкин. Законның мондый нормалары 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

Закон нигезендә 15 апрельдән башлап дәүләт сертификатын актив режимда алуның яңа ысулы каралган. Ягъни сертификат алу өчен гариза бирү мәҗбүри түгел. Пенсия фондының төбәк бүлеге яңа туган балалар турында мәгълүмат алачак һәм ана капиталы алу турында карар чыгарачак, ә аннары сертификатның рәсмиләштерелгән булуы турында хәбәр җибәрәчәк. Тик әти-әнинең ана капиталы сертификатын алу өчен мөстәкыйль рәвештә мөрәҗәгать итү хокукы калачак.

Ана капиталы программасын киңәйтә торган закон март аенда Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан имзаланды. Хәзер ана капиталы беренче бала туу белән түләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100