news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Күп функцияле үзәк офислары халыкны бары тик ихтыяҗ булган очракта гына кабул итәчәк

Республиканың Күп функцияле үзәкләре үз эшләрен махсус режимда дәвам итәчәк.

Күп функцияле үзәк офислары халыкны бары тик ихтыяҗ булган очракта гына кабул итәчәк

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Татарстанның Күп функцияле үзәкләре кешеләрне алар документларны электрон рәвештә тапшыра алмаган очракта гына кабул итәчәк. Бу хакта ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Күп функцияле үзәк офислары республикада яшәүчеләрне тиешле хезмәтне алу өчен документларны электрон рәвештә тапшыру мөмкинлеге күздә тотылмаган очракларда гына кабул итәчәк», - диелә хәбәрдә.

Шунысын да искәртик: республика халкы ТР дәүләт хезмәтләре порталында 280гә якын хезмәтне рәсмиләштерә ала.

Моннан тыш, кешеләрне 8 (843) 222-06-20 телефоны буенча алдан язылып кына кабул итәләр. Шулай ук ТР дәүләт хезмәтләре порталында электрон чиратка язылырга мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot