news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Күп функцияле үзәк Дәүләт Советына алдан тавыш бирү турында гаризалар кабул итә

Күп функцияле үзәк белгечләре гариза бирүчегә тавыш бирү көнендә урнашу урынына бәйле рәвештә иң уңайлы сайлау участогын билгеләргә ярдәм итәчәк.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау алдыннан, фактик урнашу урыны буенча тавыш бирергә теләгән барлык кешеләр дә республиканың Күп функцияле үзәк офисларында 24 июльдән гариза бирә алачак. Бу хакта матбугат конференциясендә Татарстан Күпфункцияле үзәк директоры Ленара Мозаффарова белдерде.

«Узган ел без беренче тапкыр Россия Президенты сайлаулары алдыннан шундый гаризаларны кабул иттек. Быел Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау булачак. Гариза бирүче 24 июльдән 4 сентябрьгә кадәр Күп функцияле үзәкләрнең теләсә кайсы офисларына килә һәм үзе өчен уңайлы участок сайлый ала», - дип сөйләде спикер.

Барлык Күп функцияле үзәкләрдә дә кабул итү оештырылачак. Белгечләр килүчегә тавыш бирү көнендә аның урнашу урыны белән бәйле рәвештә аның өчен иң уңайлы сайлау участогының номерын һәм адресын билгеләргә ярдәм итәчәк. Гариза бирүчегә паспорт кына күрсәтергә кирәк.

2018 елда Татарстанда Россия Президентын сайлауларда 115 меңнән артык сайлаучы фактик урнашу урыны буенча тавыш бирү турында гариза бирде. Ягъни республика сайлаучыларының гомуми саныннан 3,9 проценты. «5 меңнән артык кеше Күп функцияле үзәкләрдә мондый мөмкинлектән файдаланган», – диде Ленара Мозаффарова.

  • VI чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатларын сайлау 8 сентябрьдә узачак.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100