news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Күп балалы гаиләләргә янгын турында хәбәр итү җиһазы урнаштыруның яңа этабы башланды

ТР Президенты йөкләмәсе белән быелгы язда 84 меңнән артык шундый җиһаз куелачак.

Күп балалы гаиләләргә янгын турында хәбәр итү җиһазы урнаштыруның яңа этабы башланды
ГУ МЧС России по РТ

(Казан, 2 март, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Татарстанда күп балалы гаиләләргә янгын турында хәбәр итү җиһазлары урнаштыруның яңа этабы башланды. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе белән быелгы язда республика бюджетыннан бүленгән акча хисабына 84 меңнән артык янгын турында хәбәр итү җиһазы урнаштырылачак», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре әлеге акцияне инде бүген үк башлады. Алар өч нәни бала тәрбияләнә торган гаиләдә булды.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре фатирда янгын турында хәбәр итү җиһазы урнаштырды һәм аның ничек эшләве хакында сөйләде. Гаилә башлыгы күрсәтелгән ярдәм өчен рәхмәт белдерде һәм күп кеше яшәгән йортларда мондый датчикларның файдасы зур булуын искәртте.

«Күп фатирлы йортта нинди хәл килеп чыкмас. Без янгын турында хәбәр итү җиһазын үзебез сатып алырга теләгән идек. Мондый приборны бөтен йортларда да куярга кирәк», - диде гаилә башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100