Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Күп балалы гаиләләргә һәм ялгыз пенсионерларга 600 кг сыер ите өләшкәннәр
Һәр теләге булган кеше хәйрия фондында аз керемлеләр өчен корбан чала ала.
(Казан, 8 ноябрь, «Татар-информ»). "Зәкят" хәйрия фондына 590 кг корбан ите китергәннәр. Сыер итен күп балалы гаиләләргә, инвалид тәрбияләгән гаиләләргә, ялгыз өлкәннәргә өләшкәннәр. Шулай ук Исламны кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә, "Әхмәт Һади Максуди" исемендәге үзәк шәкертләре һәм "Миргазыян" мәчетенә йөрүче өлкәннәргә дә өлеш чыккан.
"Хәйриячелек - җирдә яшәү мәгънәсе, - дип билгеләп үтә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең "Зәкят" Хәйрия фонды генераль директоры Ирек хәзрәт Җиһаншин. - Кешеләрне мохтаҗларны күрергә һәм аларга ярдәм итәргә тырышырга тиеш. Һәр теләге булган кеше хәйрия фондында аз керемлеләр өчен корбан чала ала. Моның өчен гариза язарга һәм ит өчен түләргә кирәк".
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз