news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Күп балалы гаиләләргә җир инфраструктурасы мәсьәләсен һаман читкә этәреп булмый – Т.Һадиев

Комитет рәисе әйтүенчә, бу мәсьәләне хәл итүне ничек тә булса бюджетка кертүгә ирешергә кирәк.

Күп балалы гаиләләргә җир инфраструктурасы мәсьәләсен һаман читкә этәреп булмый – Т.Һадиев
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 3 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында күп балалы гаиләләргә җир биләмәләрен инфраструктура белән тәэмин итү мәсьәләсе күтәрелде.

Комитет рәисе Таһир Һадиев республикада 52 мең күп балалы гаилә исәпләнгәнен әйтте. «Алар өчен җир кишәрлекләрендә инфраструктура булдыру, юллар, газ, электр уты турында гел сөйлибез. 2019-2020 елларга каралган бюджетта бу сорауларга чыгымнар каралганмы?» - дип кызыксынды.

Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкиле бу сорауның инде берничә тапкыр күтәрелгәнен билгеләп үтте. Челтәрләрне үткәрү Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Төзелеш министрлыклары белән бәйле булуын искәртте. Сорауга төгәл җавап бирә алмаса да, шәһәр яны районнарында җир биләмәләре бүлеп бирү буенча эш баруын әйтте.

«Бу мәсьәләне һәрвакыт «футбол тубы» кебек тибеп йөреп булмый бит инде! Закон 2011 елда ул кабул ителде. Ә бу сораулар буенча чишелеш күренми. Ничек тә булса, бюджетка кертүгә ирешергә кирәк. Кайсыдыр районнарда эш бара бит», - дип Таһир Һадиев бу мәсьәләгә игътибар юнәлтүне сорады.

Комитет утырышында 2019 елга һәм 2020-2021 елларга республика бюджеты турында закон проекты төп сорауларның берсе булды. Комитет үз җаваплылыгындагы мәсьәләләр буенча бүлекләрне карады. Бу, әйләнә-тирә мохитне саклау, халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау, авыл хуҗалыгы, балыкчылык, урман һәм су хуҗалыклары һәм башкалар.

Татарстан бюджеты керемнәренең гомуми күләме 2019 елда 228 млрд 230 млн 599,5 мең сум, чыгымнар 232 млрд 381 млн 876,4 мең сум булыр дип фаразлана. Бюджет кытлыгы 4 млрд 151 млн 276,9 мең сум тәшкил итә.

Комитет әгъзалары, бюджет кысаларында, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә эш хакын арттыру, авыл хуҗалыгы продукциясендә импортны алмаштыру мөмкинлекләре ничек каралачагы турында кызыксынды.

Республиканың социаль-икътисади үсешенә фараз күрсәткечләре белән республиканың икътисад министр урынбасары Айрат Шәмсиев таныштырды. Аның сүзләренчә, авыл хуҗалыгында җитештерү үсеше киләсе елда 2 процент булырга тиеш.

Депутатлар, закон проектын хуплап, аны беренче укылышка тәкъдим иттеләр.

Шулай ук, Дәүләт Советының чираттагы утырышында шәхси ярдәмче хуҗалыклар үсешенә дәүләт ярдәме турында республика законына үзгәрешләр кертү турында закон проектын кабул итү планлаштырыла. «Мониторинг нәтиҗәләре буенча, шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм чаралары исемлегенә теплицалар төзелеше һәм үсентеләр сатып алу өчен субсидияләр бирү юнәлешен өстәү ихтыяҗы туды», - диде Таһир Һадиев. Документ өченче укылышка әзерләнгән.

Утырышта Җир һәм Урман кодексларына үзгәрешләр кертү турында закон проектлары каралды. Алар федераль законның соңгы үзгәрешләрен исәпкә алып эшләнгән.

«Чыннан да, комитет мөһим сорауларны күтәрде. Бюджет – ул смета, монда керем өлеше дә, чыгымы да. Аны дөрес итеп кабул итү, канәгать калу өчен күп мәсьәләләрне карап чыктык. Халык белән бергә «Законнарны бергә язабыз» дигән проект кысаларында очрашабыз, кискен сорауларны билгелибез. Күп балалы гаиләләр өчен җир биләмәләрен инфраструктура белән тәэмин итү, чүп җыю буенча авыр сораулар бар», - диде Таһир Һадиев журналистларга.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100