news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Күп аварияләрнең сәбәбе – йөртүченең йокысы туймау яки аның рульдә килеш йоклап китүе

Невролог Эдуард Якупов сүзләренчә, исерек шоферларга караганда, йокысы туймаган шоферлар китереп чыгарган һәлакәтләр бермә-бер күбрәк.

Күп аварияләрнең сәбәбе – йөртүченең йокысы туймау яки аның рульдә килеш йоклап китүе
архив tatar-inform

(Казан, 12 март, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). КДМУның неврология, нейрохирургия һәм генетика кафедрасы мөдире Эдуард Якупов сүзләренчә, юл һәлакәтенең күпчелеге йөртүченең руль артына йокы туймыйча утырудан килеп чыга. Бу хакта ул бүген “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында сөйләде. Матбугат конференциясе “Бөтендөнья йокы көне” уңаеннан, йокысызлык китереп чыгарган авыруларга багышланган иде.

“Күп аварияләрнең сәбәбе – йокы туймауда. Хәтта бу сәбәп исерек килеш рульгә утырып, һәлакәт ясаудан да артып китә. Йокы туймау яки рульдә килеш йоклап китү – аварияләргә китерә торган зур хата”, - диде невролог.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100