news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Көньяк Уралда Сабан туйлар узачак көннәр билгеле
Балалар өчен милли бәйрәмнәр үткәрү июнь башына билгеләнгән.
Скопировать ссылку
(Казан, 27 май, "Татар-информ"). Көньяк Урал шәһәрләрендә Сабан туйлары узачак көннәр билгеле. "Уралым" мәгълүмат чарасы хәбәр итүенчә, июнь башында балалар өчен Сабан туйлар аерым уздырылачак.
2 июнь көнне Златоуст һәм Кыштым, 3 июньдә исә Чиләбедә балалар Сабан туйлары була. Шулай ук 22 июньдә Чиләбенең "Рифей" ат спорт комплексында нәниләр өчен милли бәйрәм оештырылачак.
Өлкәкүләм Сабан туе Троицк шәһәрендә 7 июльдә узар дип көтелә.
Аңа кадәр, ягъни 23 июньдә Златоуст һәм Магнитогорск, 30 июньдә Екатеринбург һәм Кушанак шәһәрләрендә яшәүчеләр Сабан туен бәйрәм итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot